Әфганчылар истәлек ташына чәчәкләр салдылар
15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)
Минзәлә районында да әлеге истәлекле дата уңаеннан Ленин исемендәге паркта мәңгелек ут мемориалында урнашкан чик сакчылары хөрмәтенә куелган истәлек ташы янында митинг узды.
Әле бүген дә яшь солдатлар кебек төз гәүдәле, киң җилкәле, кыю һәм батыр Әфган сугышы ветераннары сугышта ятып калган, яки төрле тән һәм рухи җәрәхәтләрдән вакытыннан алда вафат булган хәрби дусларын зур хөрмәт белән искә алдылар. Митингта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район хәрби комиссары Сергей Владимиров әфганчыларның патриотизм үрнәге булып торуларын, ихтирам һәм хөрмәткә лаек кешеләр булуын ассызыкладылар, интернациональ бурычларын үтәгән сугышчыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Әфганчылар исеменнән Владимир Елхов чыгыш ясады:
–Бүген безнең өчен истәлекле көн. Совет гаскәрләрененең Әфганстаннан чыгарылуына 33 ел үтсә дә хатирәләр әле безнең белән. Бу еллар тарихы һәйкәлләрдә генә түгел, йөрәкләрдә саклана. Бүген хәрби дусларым белән очрашуга шатмын. Ә сугыш кырларында ятып калган дусларыбызны шулай бергәләп чик сакчылары хөрмәтенә куелган истәлек ташы янында якты хатирәләр белән искә алу – безнең бурыч.
Сугыш кырларында ятып калган хәрби-интернационалистлар бер минут тынлык белән искә алынды. Соңыннан әфганчылар, чараны оештыруда катнашкан “Ялкын” яшьләр үзәге коллективы, оешма-учреждение җитәкчеләре истәлек ташына чәчәкләр салдылар. Әлеге патриотик чарада Яшь армия вәкилләре дә катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев