Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Фидия сәдакасының күләме күпме?

Билгеле булганча, 24 апрельдә мөселманнар уразага керде. Сәламәтлек белән бәйле рәвештә ураза тота алмаучылардан шул рәвешле быел фидия сәдакасы ничә сум дигән сораулар да килә башлады.

(Минзәлә, Илшат ВАГЫЙЗОВ, Минзәлә-информ")Әлеге сорау белән без Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйковка мөрәҗәгать иттек.

Ул түбәндәгечә җавап бирде:

: – ТР Голамәләр шурасы тарафыннан сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде. Шулай ук нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре дә тәгаенләнде. Зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны – сәдака өчен минималь булган байлыкны - 280 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча (баераклар өчен) — 600 сум.

 Безнең өстәмә

Быел ифтарлар үткәрелмәү сәбәпле, ТР диния нәзарәтенең «зәкят» Хәйрия фонды мохтаҗларга азык-төлек пакетлары өләшә. Андый пакетлар чикләнгән күләмдә бу пәнҗешәмбе безнең районга да кайтарылачак. Ярдәмгә мохтаҗлар алдан Минзәлә мәчетенә мөрәҗәгать итсеннәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев