Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Флюр Галиев шәкертләре Мөслимдә призлы урын яуладылар

Мөслимдәге республика турнирында Минзәләдән 25 көрәшче катнашты.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Хуҗәмәттә Флюр Галиев кулы астында шөгыльләнүче өч үсмернең икесе- Хәким Нәбиуллин һәм Абдулхәким Муллахметовлар (җиңүче)үз үлчәү авырлыкларында призлы урын яуладылар.
Рәмзил Бәдриев җитәкләгән район командасы бишенче булды. Аның шәкертләре- Камил Сафин һәм Рузил Вәлиев үз үлчәү авырлыкларында призлы урыннары белән командага өстәмә очколар китерделәр.
Әлеге ярышларда Фәнияр Гәрәев әзерләгән тагын биш үсмер катнашты.
Рәмзил Бәдриев, тренер:
- Минзәләдә Рафаэль Бәдриев истәлегенә үткән ярыш кебек, Мөслимдәгесе дә Республика беренчелегенә әзерлек булып тора. Беренчелектә катнашу өчен безнең һәр үлчәү авырлыгында катнашырлык көрәшчеләребез бар. Ярышларның безнең хезмәткә бәя буласын аңлап, команда ныклап әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев