Фәнзаман Баттал рухына багышлыйм
Якын дустым,киңәшчем,укытучым,РТ халкының яраткан сатирик язучысы 4 август 2015 ел,безне ятим калдырды.
Рәхмәт Фәнзаман абый, гомер буе ишек тутырып ачып каршы ала,зурлап юлга озата белдең.Башкалар шикелле ишек ярыгыннан карап калмадың. Бай булып яшәмәсәк тә, дусларны, авылдашларны,танышларны,чакырып чәй эчертеп,ашатып чыгардың.Кайгы җиле ишек шакыганда да таяныч идең, балаларга,әби-бабайларга,үзбәк малайларына кул суздың. Читтә калмадың, ярдәм иттең.
Әлкидә эшләгәндә,Актай елгасында йөзә идек,әнинең кайнар ачы алмалы,мәтрүшкәле-сөтле чәен эчә идек. Хәзер Актай елгасында су юк,Фәнзаман абый.Авылда мәчет янды, су булмаган ут сүндерергэ. Мэчетне район җитәкчесе эшләткән,рәхмәт аңа.Корбан бәйрәменә мәчетебез әзер, бу зур шатлык.Авылга изге дога сибелер нур булып. Киләк аланында,сабан-туй батыры,язучы Әсрар-Гали,Шамил абый Маннапов ял итә торган идегез.Анда төрле кошлар сайрар иде,сез җырлап печән чабып,җир җиләге ашыйсыз,ә мин сезгә әйрән алып килә идем. Фәнзаман абый гармунда уйный,Әсрар абый күз яшьләрен сөртә-сөртә елар иде. Хәзер Киләк аланына кереп булмый. Йөрәкнең яшертен бер урынында яшәгән яшьлек мәхәббәте искә төшә.Кызың Гөлнур,оныгың Зөлфия белэн сөйләшеп торабыз.
2018 ел август. Түбән Кама. Корбан Әбрар малае Галеев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев