Фәрит Мияссаров 100 мең сумм премия алып кайтты
Кадрәк авыл җирлегендәге Яңа Тәкермән авылына килеп кереп бераз баргач киң, зур ихатага игътибар итәсең. Матур йорт, койма - барысы да хуҗаларының уңганлыгын, җитеш тормышта яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Әлеге йортта уңган гаилә - Әлфия ханым һәм аның ире Фәрит Мияссаров яши. Алар заманында Яңа Тәкермән авылы товарлыклы-сөтчелек фермасында хезмәт куйдылар....
Кадрәк авыл җирлегендәге Яңа Тәкермән авылына килеп кереп бераз баргач киң, зур ихатага игътибар итәсең. Матур йорт, койма - барысы да хуҗаларының уңганлыгын, җитеш тормышта яшәгәнлеген күрсәтеп тора.
Әлеге йортта уңган гаилә - Әлфия ханым һәм аның ире Фәрит Мияссаров яши. Алар заманында Яңа Тәкермән авылы товарлыклы-сөтчелек фермасында хезмәт куйдылар. Бер үк вакытта үз хуҗалыкларында мөгезле эре терлек тә тоттылар. Уңганлыклары белән авылдашларын шаккаттырып, елдан- ел терлек санын арттыра барып, мөгезле эре терлекләр санын 65 башка җиткерделәр, шуның 33 башы - савым сыеры.
Алар терлекчелекнең авыл кешесе өчен төп табыш чыганагы икәнлеген яхшы аңлыйлар. Нинди генә чор булмасын, бу тармак шулай кала бирә. Малы барның ашы бар, дип юкка гына әйтмәгән халык. Шунысы куанычлы: хәзер Кадрәк авыл җирлегендә яшәүчеләр сыерны, үгезне берничә баш кына асрамый, ә күпләп тота. Мияссаровлар гаиләсеннән ак көнләшү белән көнләшеп җирлектә яшәүчеләр үз ихаталарында 4-5 баш савым сыеры асрый башладылар.
Узган елның декабрь ахырында Казан шәһәрендә муниципаль берәмлекләр Советының съезды булды, анда шәхси хуҗалыкларда иң күп мал асраучыларны билгеләп үттеләр, Фәриткә дә 100 мең сум премия тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев