Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге футбол турнирында җиңүче пенальти аша гына ачыкланды

Минзәләнең иң күренекле тренеры Рөстәм Саранов сүзендә торды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Футбол манежы ачылган көне аралашканда, биредә районара турнир үткәререргә җыенуын әйтте һәм мине дә чакырган иде.
Бүген шул турнир үтте. Чаллыдан ике команда, Башкортстаннан (Яркәй)бер команда килде. Үзебездән өч команда катнашты. Барысы да балачакта Рөстәм кулы астында тренировка үткән, уйнаган ир- егетләр. 2005 елда туган егетләр былтыр тренерлары Рөстәм Саранов белән бергә Бөтенроссия турнирында өченче урын алган иделәр. Бүгенге җиңүче команда составында Дмитрий Галлямов, Дамир Маннанов, Ринас Харисов, Александр Буранов, Владислав Архипов, Александр Сухоруков һәм Рөстәм Саранов уйнады.
Алар Чаллыдан килгән команда белән төп вакытта  1:1 исәбенә уйнагач, пенальти тибештеләр. Минзәлә футболы белән таныш булучылар В. Архиповның безнең төбәктә танылу алган капкачы дәрәҗәсенә үсүен беләләрдер. Бүген аның капкачы буларак осталыгы командага җиңү яуларга ярдәм итте. Уеннарда һөҗүмче буларак катнашты. Пенальти типкәндәге ялгышын, капкага басып,башка гол керттермәү белән аклады..
Командаларга кубокларны һәм медальләрне районның спорт һәм яшьләр бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллин тапшырды.
Бүгенге уенның видеомизгелләрен безнең Телеграмм каналдан һәм Мензеля.ру сайтыннан карарсыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев