Футбол яратучылар команданың унөченче уенчысы була алмады
Футбол командасы уңышлы уйнаганда , җанатарлар ярдәме белән ота алдылар дигән әйтем бар.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Кызганыч, минзәләлеләр үз командаларына ярдәмче була алмадылар. Татарстанның икенче лигасында чыгыш ясаган безнең команда сезонны таблицаның соңгы урнында тәмамлады. Команда өчен чыгыш ясаган һәркемгә олы рәхмәт. Футбол уены район рейтингына өстәмә очколар бирми бугай. Шулай да...
Безнең команда составы, уен шартлары ягыннан Зәй, Лениногорск, Азнакай, Сарман командаларыннан түбән түгел иде. Әмма Минзәләдә Азнакай һәм Лениногорск командаларына оттыру- безнекеләрне әнә шулай артка ташлады. Менә шуңа күрә дә әйтәм, җанатарларның хуплавы һәм акчалы кешеләрнең игътибары җитмәде быел безнең командага. Капкага туп кертмәгән, мәйданда көндәшкә позициясен оттырган уенчыны түбәнсетмәскә өйрәнгәндә генә чын җанатар булырга мөмкин!!!
Башка фикерләрем дә бар. Әмма кызып китәргә ярамый. Җәмәгать башлангычында, ягъни футбол мәйданында үз- үзләрен ачмыйча бушка район данын яклаучыларга рәхмәт әйтеп тәмамлыйм язмамны...
Киләсе елга да команда уйнасын иде!!!
Соңгы уен мизгелләре. Трибуналарга игътибар итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев