Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Футбол манежында «Дуслар белән бергәләп» дип аталган спорт чарасы узды

Чара «Татнефть» хәйрия фондының «Энергия Добра — 2023» грант ярдәме белән гамәлгә ашырылган «Фитнес Плюс Перезагрузка» программасы кысаларында оештырылды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Ярышларда Минзәлә мәктәп-интернат укучылары, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, Минзәлә районы инвалидлар җәмгыяте оешмасы, сукырлар җәмгыяте, «Умырзая» үзәге тәрбияләнүчеләре, интернат-йорт, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы кешеләр катнашты.

 Ярышка килгән барлык катнашучыларны 5 командага бүлделәр. Командалар хәрәкәтчән конкурсларда катнашып, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр. Спорт дәрте һәм үз командасына җиңү алып килү теләге һәркемдә сизелеп торды. Барысы да финишка беренче булып килергә тырышты.


Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәтеп тордылар, катнашучыларга көч-дәрт өстәделәр. 
Барлык уеннардан соң, нәтиҗәләр ясалды һәм урыннар билгеләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев