Гадел җиңү: Кадрәк укучысы Әтнәдән диплом алып кайтты
Кадрәк төп белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Нәбиуллин Гадел Әтнә районыннан җиңү белән кайтты.
Ул биология укытучысы Шакирова Лилия Алексеевна белән Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты. Алар үзләренең проект эшен “Туган ягым – яшел бишек” секциясендә тәкъдим иттеләр һәм якладылар. Гаделнең “Дусларга ярдәм кирәк” дигән эше Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының дипломына лаек булды. “Гадел безнең секциядә иң яшь катнашучы иде, шулай да сынатмады, ынанычны аклады. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Роберт Миңнуллин, Рәзил Валиев, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров һәм бик күп тел, тарих галимнәре катнашында үткән бу конференциядә безгә чыгыш ясау мөмкинлеге тудырган өчен мәгариф бүлеге җитәкчесе Габдуллин Наил Сәймәновичка, Гаделнең әтисе Нәбиуллин Хәлил Хәнәфиевичка зур рәхмәт,” – ди Лилия Алексеевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев