Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Гаиләдәге тынычлыкны булдыруга Камал артистлары карашы

Бүген Минзәләдә Камал театрының "Килә ява, килә ява" спектакле аншлаг белән үтте. Минзәлә театры һәм Минзәлә мәдәният бүлеге биш йөз урынлы залга билетларны сатып бетергәннәр иде. Тамашачы барлык артистларның да уенын ошатты. Ә Эмиль Талипов һәм Театр директоры Илфир Якупов белән бик озак фотога төштеләр. Бүген спектакльдә булган бик күпләр...

Бүген Минзәләдә Камал театрының "Килә ява, килә ява" спектакле аншлаг белән үтте. Минзәлә театры һәм Минзәлә мәдәният бүлеге биш йөз урынлы залга билетларны сатып бетергәннәр иде. Тамашачы барлык артистларның да уенын ошатты. Ә Эмиль Талипов һәм Театр директоры Илфир Якупов белән бик озак фотога төштеләр. Бүген спектакльдә булган бик күпләр үз битләренә фотолар куярлар инде. Ә без профессиональләр төшергән фоторепортажны соңрак куярбыз. Рәхмәт артистларга, алар үз уеннары белән хәзерге заманда ничек итеп гаилә таркалырга мөмкинлеген генә күрсәтеп калмыйча, аның саклап калу юлын табып булуын да күрсәттеләр. Теләк булганда, билгеле!!! Артистлар мондый җылы кабул итүне көттеләр микән? Туктаусыз кул чабулар, овациягә әйләнгән алкышлар, чәчәкләргә күмелү...Минзәләлеләр шулай итеп чын сәнгатьне аңлый белүләрен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев