Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гаиләләр нигә таркала?

Минзәлә район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, районда агымдагы елның алты аенда 52 пар аерылышкан, узган елның шушы чорында – 21 пар.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Быел июнь аенда районда 14 пар язылышкан, узган елның шушы чорында 9 пар никахларын теркәгән. Агымдагы елның 6 аенда районда 47 пар язылышкан, узган елның шушы чорында 33 парның никахы законлы төстә теркәлгән.

–Быел иң күп аерылышулар гыйнварда булды – 14 парның аерылышуы теркәлде, февральдә – 4 пар, мартта – 9, апрельдә  7 пар аерылышты. Быел июнь аенда 11 пар, узган елның шушы чорында 2 пар аерылышкан иде, – диде район ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова.

Кеше михнәткә чыдый, рәхәткә чыдый алмый, диләр бит. Мондый фикерне кем әйтүен төгәл генә белмим, әмма уйлап карасаң, дөреслек бар сыман. Чөнки тормышыбыз яхшыра бара, яшәү өчен уңайлыклар арта.  Әмма гаиләләр аерылыша.

Быелның гыйнвар аеннан майга кадәр Татарстанда 5,89 меңнән артык гаилә таркалган. Бу – рәсми рәвештә аерылышучылар. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда аерылулар 62 процентка арткан дигән сүз. Шунысын да искәртергә кирәк, Идел буе федераль округында бу күрсәткеч 40 процентка гына тиң.

Адым саен мөнәсәбәтләр корырга өйрәтүче психологлар, белгечләр эшли, ләкин гаиләләр таркалуы, киресенчә, арта гына. Сәбәбе нидә икән? Сезнең фикерләрне көтәбез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев