Галина Алексеевна Дусай Кичүдә алыштыргысыз кеше
Бүгенге көндә Мәлкән авыл җирлегендә почтальоннар юк.
(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Почта хезмәтеннән файлаланучылар почта бүлеге бинасына килергә мәҗбүрләр. Ә Дусай Кичүдә почта мәшәкатьләрен кибетче Ахметханова Галина Алексеевна тарта.
Ул күптәннән инде район газетасын укучыларга җиткерү мәшәкатен үз өстенә алды. Аны намус белән үти.Шул уңайдан без аңа шушы көннәрдә ТАТМЕДИА Минзәлә филиалының фирма кружкасын бүләк иттек. Бу аның икенче "трофее" инде.
Галина Алексеевна район газетасына подписканы үзе оештырырга ризалык бирде. Аның авылдашлары район газетасына 546 сумнан языла алалар. Газетаны сатуны да дәвам итәчәкбез.Һәр җомга көнне иртәнге тугызга кадәр редакция вәкилләре газетаны кибеткә китереп куячак. Кереп аласы гына була.
Почтальоннар булмаган башка авылларда яшәүчеләрне дә без Дусай Кичү үрнәгенә иярергә чакырабыз. Азрак акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Теләүчеләр 32646 телефонына шалтыратсыннар.
Исегезгә төшерәбез, газета битләрендә чыккан материалларның күп өлешен социаль челтәрдә куймауны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев