Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Газета уку – яхшы гадәт

Газетаның социаль челтәрләр белән көрәшерлек көче бар!!!

Дифиза Нуриева, "Минзәлә-информ"

Иң озын чирекне артта калдырып, мәктәп укучылары бер атналык язгы каникулларда ял итте, соңгы – дүртенче чиреккә көч-куәт туплады.

Каникул көннәрендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен берничә тапкыр М.Җәлил паркында үз эченә тәрбия элементлары да, уеннар да кергән чара уздырды. Замана үзгәргән саен балаларга “йога” торган начар гадәтләр дә үзгәрә. Бүген алар – интернет, социаль челтәрләр һәм гаджетлар. Театральләштерелгән үз чыгышларында да мәдәният хезмәткәрләре моны балаларга төшендерергә тырышты.

Район мәдәният хезмәткәрләренең соңгы көннәрдә балалар өчен уздырган чарасы сценариесенә редакция тәкъдиме белән бераз үзгәреш кертелде. Тискәре гадәтләр янына яхшы гадәткә – газета укырга өндәүче яңа персонаж – “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы да өстәлде. Безнең тәкъдимне уңай якка кабул иткәннәре өчен район мәдәният сарае җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Эшләү рәвешләребез төрле булса да, максатлар уртак безнең: акыллы һәм сәламәт, тәүфиклы балалар тәрбияләү.

Мәктәп кенә түгел, балалар бакчалары нәниләре дә социаль челтәр булып киенгән персонажларны танып, елмаеп кабул иттеләр. Ә “Минзәлә” газетасы персонажы балалар алдына килеп чыккач : «Без мондыйны белмибез” дип аптырашта калдылар. Белмәү гаеп түгел... Ә шулай да кем гаепле соң балаларның газетаны белмәвендә?! Без, газета хезмәткәрләреме? Бәлкем без балалар өчен мәкаләләр аз яки бөтенләй язмыйбыздыр, бакчаларга һәм мәктәпләргә очрашуларга аз чыгабыздыр, алар язган мәкаләләрне бастырмыйбыздыр... Әллә газетаны алдырмаган әти-әниләре гаеплеме? Бәлки безнең хакта аз мәгълүмат бирүче, сыйныф сәгатьләрендә газетаның яңа саны белән таныштырып бармаучы уку йортлары укытучылары, тәрбиячеләреме? Гаепне һәркемнән эзләргә була, ә сорау ачык кала... Уйлану өчен!

Социаль челтәрләргә, гаджетларга да “кара тамга” куярга кирәкмәс. Алар аша бит балалар мәгълүмат ала, төрле видео яки клиплар төшереп үзләренең иҗади якларын ача, аралаша. Пандемия вакытында да шулар ярдәмендә дистанцион белем алдык. Балалардан нидер таләп иткәнче, үрнәк итеп үзебезгә дә кулланмаска кирәктер дә... Ә бит берәү дә баш тартмый, үзебез дә шул виртуаль дөньяда яшәргә яратабыз. Тик билгеле бер чикне сакларга, балаларның кайсы сайтларда, кемнәр белән нишләп утырганын даими күзәтеп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев