Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Газета укучыларыбызның җиңүе

Минзәлә район газетасы коллективы күптән түгел Болгар тыюлыгында үткән ТАТМЕДИА семинарында тагын бер бүләккә лаек булды.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ").
Район газетасын кибетләрдә сату белән без шактый еллар шөгыльләнәбез. Пандемиягә кадәр атна саен 400 данә сатыла башлаган иде. Кибеткә йөрүчеләр кимү тиражга да сукты. Шулай да без шәһәрдәге һәм авыллардагы халыкны азык- төлек, башка товарлар белән тәэмин итеп кибет хуҗаларына, анда эшләүче кибетчеләргә, кибетләрдән газета сатып алучыларга бик рәхмәтле. Мәгълүматлы кеше генә көчле була, газета тирән мәгънәле мәгълүмәт бит. Аңлаган кеше күрә, акыллы булып йөрүчеләргә рухи азыкны үзләштергән кеше генә фикерләү сәләтен югалтмый, дигән төшенчәне сеңдерергә тырышуны дәвам итәчәкбез.
Бүләкнең исеме бик көчле яңгырый. Чыны да шулай, башка авыл районнарында юк мондый саннар. Почта газетага яздыру һәм таратудан тайчына барган чорда без район газетасы белән бергә калган райондашлар белән горурланабыз!!! Шуңа Минзәлә- информ га бирелгән бүләкне укучыларыбызның зур җиңүе дип саныйбыз. Газета тиражы бик шартлы күренеш. Аның бер санын берәү дә укымаска мөмкин, ул кулдан- кулга йөреп йөзләгән кешене мәгълүматлы, аңлы итү көченә ия.
Киләчәктә дә бергә калыйк!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев