Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Герман Салимов Мөслимдә узган республикакүләм көрәш турнирыннан җиңү белән кайтты

Бу ярышта Минзәлә вәкилләре арасында иң югары күрсәткеч аныкы булды



(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Мөслимдә легендар көрәшче, хөкемдар Фәрит Корбанов истәлегенә узган V Республика турнирында Минзәлә районының яшь батырлары да катнашты.
Фәнияр Гәрәев, Калтак мәктәбе физкультура укытучысы, Минзәлә районының танылган көрәш тренеры:
- Безнең мәктәптән 6 сыйныф укучысы Герман Салимовны һәм 7 сыйныф укучысы Динар Исламовны алып бардым. Нәтиҗәдә Герман 32 килограммга кадәр үлчәм категориясендә 2 нче урын яулады.

Ярышта шулай ук Минзәләдән 2, Хуҗәмәттән 4 егет катнашты. Алар призлы урыннар яулый алмадылар. Шулай итеп, Герман әлеге республика ярышында районыбыз көрәшчеләре арасында иң яхшы нәтиҗәгә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев