Герой Евгений Касаткинның әнисенә улының дәүләт бүләген тапшырдылар
Иске Матвеевка авылында туып-үскән Евгений Касаткин батырларча махсус хәрби операциядә вафат була. Ул 2022 елның 1 ноябрь көнне туган авылында җирләнә.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Бүген Иске Матвеевка мәктәбенә Бөек Ватан сугышы герое, генерал-полковник Василий Гордов исеме язылган мемориал такта эленде. Әлеге тантаналы митингта Матвеевка авылның тагын бер герое, махсус хәрби операциядә вафат булган Евгений Касаткинны да зур хөрмәт белән искә алдылар.
Минзәлә районы хәрби комиссары Сергей Владимиров Евгенийның әнисе Валентина Петровнага улының дәүләт бүләген – “Орден Мужества” тапшырды.
Евгений Касаткин Иске Матвеевка авылында туып үсә. Шул авыл мәктәбендә белем ала. Аны укыткан укытучылары мәктәптә герой хөрмәтенә аның фотоларыннан торган эчтәлекле стенд ясап элгәннәр иде.
Евгений 2022 елның 31 августында үзе теләп хәрби операциягә китә һәм 8 октябрь көнне батырларча һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев