Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гимназия һәм беренче урта мәктәптә балаларга туган телне «Әфсен» аша аңлаттылар

Театр училещесының Россиянең атказан мәдәният хезмәткәре Гаптрәүф Нуриев җитәкләгән бу төркеме спектакльне Грант откан (»Татар сүзе» конкурсында өченче урынны алганнар) акчага чыгарган.



Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Спектакльне акчага куюларының сәбәбе бик гади - юл өчен түләргә кирәк, декорацияләр ясыйсы, кием тегәсе бар, башка конкурсларда катнашу өчен дә чыгымнар сорала.
Алар Минзәләгә икенче ел рәттән килде. Былтыр бөек Тукаебызга багышланган " Апуш" спектаклен күрсәттеләр. Быел- "Әфсен"-  могҗиза юлы белән шаян малайга хаталарыннан арынырга ярдәм итү тасвирлана бу спектакльдә. Студентлар үз уеннары белән спектакльдә күтәрелгән теманы ача алдылар дип уйлыйм.Эш сәгатендә вакыт үткәреп- спектакль йөрү рәхәт инде ул, дип уйлаучылар өчен җавабым бар. Беренчедән, бу спектакльдә баш рольне Кадрәк егете Рәүф Шакиров башкарды. Язмыш җилләре аны Минзәлә театрына китерсә, күп тамашачы күрәчәк әле.Укып бетергәнче тагын да остарачак дигән өметтә калабыз.
Икенчедән, беренче мәктәптә укучыларның татар телендә барган спектакльгә реакцияләрен күрү иде. Мәктәп директоры Ольга Ильина бик тә акыллы адым ясаган. Балалар спектакльне рәхәтләнеп карады. Сүз дә юк, артистларның уены да моңа уңай тәэсир иткәндер. Мине балаларның телне аңларга тырышып тыңлаулары әсир итте. Тыңлап тордым, залга кергәндә сөйләшү, аралашу рус телендә генә барды. Залда  татар телендә барган спектакльне дә бирелеп карап утырдылар. Телне өйрәнергә теләмәү дигән хикмәти караш балалардан чыкмый икән, дигән фикергә килдем.Бу темага каршылыклы караш, фикер гаилә, мәктәптә туа түгелме?!
Мондый спектакльләрне һәр мәктәптә күрсәтергә иде. Бу мисал 
район хакимияте башлыгы Айдар Салаховның фикер дөреслеген тагын бер кат раслый. Мәктәпләрдә туган телдә тәрбияләүнең төрле формасын кулланырга була.Иренмәскә генә кирәк. Мәктәпләрдә театраль төркемнәр ачылу- бу юнәлештә беренче һәм уңышлы адым. Ул спектакльләрне үз мәктәбеңдә һәр класс укучысы карасын,  башка мәктәп балалары да күрсен! Моның өчен күп кирәкми, укытучылардан үз фәнен ярату һәм энтузиазм, директорлардан - теманың аңлап ,үзара килешергә һәм спектакль алышу гына сорала.
Укыту планнары киеренке, өмәләр дип сәбәпләр  табу җиңел ул. Уку елы башында ук планнарга пунктлап патриотик һәм рухи тәрбияне кертергә кирәктер. Фикерем ошамаса, гафу итегез!!
Минзәлә театрының бу юнәлештәге эшчәнлеге район мәктәпләре арасында хуплау табар дигән өметтә калыйк.
Район мәгариф бүлеге белән килешү төзи алсалар, туган телдә тәрбия сәгатьләре өчен менә дигән продукт чыгара алалар.
Театр тарафыннан районара конкурс игълан итү бик әйбәт.Үз районыбызда балалар спектакльләре белән туган телне саклап калуга өлеш кертү тагын да бөегрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев