Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Гөлек авылында проблемаларны уртага салып сөйләштеләр

Урыс авыл җирлегендәге җыен Гөлек авылындагы күп функцияле үзәктә үтте.

Илдус Шаһиев,Минзәлә- информ
Җыен барышында Урыс авылындагы клубны ремонтларга вакыт җиткәнлеге әйтелде. Күперләр, зиратны киңәйтү проблемалары күтәрелде.
Ильмира Аксюкова биредә җирлек башлыгы булып әле яңа гына эшли башлады. Тәвәкәлләп бик җитди һәм җаваплы эшкә алынган Ильмира отчет ясауга әйбәтләп әзерләнгән иде. Проблемаларны да читләтеп үтмәде, алга нинди планнар торуын да билгеләп үтте. Бу хакта газета битләрендә тулырак язарбыз.
Әлеге җирлекнең тынгысыз җаннарының берсе Светлана Сабирова булган җирдә яңалык булып калмый. Гөлек авылында да "Ата- ана һөнәре- балага мирас" лозунгы астында гаиләләрдә нинди һөнәрләр үзләштерелүе хакында күргәзмә оештырылган иде.
Җыенда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов һәм башкарма комитет җитәксесе Марат Кәримов күргәзмәне диккать белән карадылар, җыенда күтәрелгән сорауларга туры җаваплар бирделәр.
Җыеннан безнең видеоларны Инстаграмда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев