Гөлек авылында яр буенда өмә үткәрелде
Авыл Түбән Кама сусаклыгычыннан ерак булмаган урында урнашкан
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районы Урыс авыл җирлеге бюджет хезмәткәрләре Гөлек авылында яр буен чистарту буенча өмә үткәрделәр.
Ильмира Аксюкова, Урыс авыл җирлеге:
- Гөлек авылы бик матур табигать кочагында урнашкан. Җәй көне елга буенда ял итәргә, балык тотарга килүчеләр бик күп була. Әмма ял иткәч, үз артларыннан җыештырмыйча китүчеләр дә бар. Чүп-чарның бөтен матурлыкның ямен җибәрүен һәм елгага төшеп, экологиягә зыян салуын онытмасыннар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев