Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлфинә Әминова 2020 елда иң яхшы авыл китапханәчесе дип табылды

Район авылара үзәкләштерелгән китапханәсе филиаллары быел да төрле проектларда һәм конкурсларда катнашуларын дәвам иттеләр.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

ТР муниципаль берәмлекләренең авыл җирлекләрендә урнашкан китапханәләр һәм анда эшләүче хезмәткәрләр арасында үткәрелгән конкурста  Минзәлә районындагы авыл китапханәләре дә катнашты.

Резедә Ягъфәрова, район  авылара үзәкләштерелгән китапханәсе директоры:

– Хуҗәмәт авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлфинә Әминова әлеге конкурста җиңеп чыкты. Ул “Татарстан Республикасының авыл җирлегендә урнашкан китапханәләр арасында иң яхшы китапханәче” исеменә лаек дип табылды, акчалата грантка ия булды.

Шушы ук конкурста  Кадрәк авыл китапханәсе дә җиңеп чыкты. Конкурс йомгаклары буенча ул “Татарстан Республикасының авыл җирлегендә урнашкан  иң яхшы китапханәсе” исеменә лаек булып,  акчалата грант отты. Әлеге грант акчасына китапханә өчен җиһаз һәм техника алынды.

Үзизоляция шартларында китапханәчеләребез Яр Чаллы, Чиләбе, Сыктывкар, Воронеж, Санкт-Петербург, Новосибирск, Белгород, Тула шәһәрләрендәге хезмәттәшләре үткәргән чараларда да катнашып, 150 дән артык диплом һәм сертификатка ия булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев