Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлек авылында хезмәт ветераны Гамбәрия Гарипованы олы юбилее белән котладылар

Ул тырыш хезмәте өчен 1947 елда ук дәүләт бүләге ала

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районы Гөлек авылында гомер кичерүче Гамбәрия Мәүләветдин кызы Гарипова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әлеге юбилее белән аны котларга Минзәлә районы Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, Урыс авылы җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова, Урыс авыл җирлеге сәркатибе Алсу Зияева килделәр. Аида Биктимерова һәм Ильмира Аксюкова, Гамбәрия апаны ил, республика, район җитәкчелеге исеменнән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Гамбәрия Гарипова зур сынауларга һәм вакыйгаларга бай тормыш юлы үтә. 1927 елның 1 декабрендә Минзәлә районы Дәвек авылында Мәүләветдин мулла гаиләсендә туа. Күмәкләштерү чорында алар гаиләсенә кулак тамгасы салынып, өйләрен һәм хуҗалык әйберләрен конфискацияләп кешеләргә саталар. Әтисен тырыш, гадел булганга, авыл халкы яклап чыга. Әнисе дә уңган хатын була, көндез колхозда эшләп, төнлә тегү тегә. Тормышлары янәдән тернәкләнеп, китә, Гамбәрия Мәүләветдин кызы җидееллык мәктәпне “отлично” га тәмамлый.

Сугыш башлангач, 14 яшендә ныклап авыр хезмәткә тартыла. Сугышта Хәмзә абыйсы һаләк була. Әтиләре дә озакламый вафат була.

Фидакарь хезмәте өчен Гамбәрия Гарипованы 1947 елның 6 мартында “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945” медале белән бүләклиләр. 1953 елда Гөлек авылы егетенә кияүгә чыга. Колхозда эшләвен дәвам итеп, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була. Хәзерге көндә улы Сәетнур һәм килене, 40 ел дәвамында авыл мәдәният йортында эшләгән Хатирә Гариповлар тәрбиясен тоеп яшәп ята. Бәхетле әбинең 2 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

- Барысына да хәерле-имин тормышлар, балалар сау-сәламәт булсын, - ди Гамбәрия әби. Гомер буе иҗтимагый тормышта хәбәрдар булыр өчен район гәҗитен кулыннан төшермәгән. Әле бүген дә яңа кайткан “Минзәлә” газетасын кулына алып, андагы мәкаләләр белән танышып бара ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев