Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гөлек авылыннан Сафиуллиннар гаиләсе бергә торуларының 65 еллыгын билгеләп үтә

Аларны тимер туйлары белән котларга Яр Чаллыдан да делегация килде

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районы Гөлек авылында яшәүче Әхмәтябир һәм Фәүзия Сафиуллиннар гаиләсенең бергә торуларына 65 ел тулды. Әлеге күркәм юбилней белән аларны Минзәлә районы Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова һәм Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова котладылар. Аларны котларга  Яр Чаллыдан кан күчерү станциясе баш табибы Петр Куркин да килде.

Гөлек авылы егете Әхмәтябир һәм Бикбау авылы кызы Фәүзия 1958 елның 2 июнендә гаилә коралар. 4 балага гомер биреп , тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә бик бәхетле әби белән бабай алар :7 оныклары,11 оныкчыклары бар.

 - Аллаһка шөкер ,балаларыбыз бик тырыш, ярдәмчел, оныкларыбыз да әйбәт ,-дип сөенечләрен уртаклаштылар Сафиуллиннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев