Гөлнәзирә Зиазова Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рәхмәт хатына лаек булды
“Минзәлә” кулланучылар кооперативы 2022 елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Казанда республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларының хисап чорындагы эшчәнлегенә йомгаклар ясау һәм киләчәккә бурычлар кую буенча гомуми җыелышы булды. Әлеге җыелыш ахырында кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативларының алдынгы хезмәткәрләрен тантаналы рәвештә бүләкләделәр.
Минзәлә кулланучылар кооперативы җитәкчесе Гөлнәзирә Зиазова ТР кулланучылар кооперациясе системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Гөлнәзирә Зиазова:
- 2022 елны югары күрсәткечләр белән тәмамлыйбыз. Саннар белән әйткәндә, 2021 ел белән чагыштырганда, производство эшчәнлеген 25 405 мең сум урынына 29 125 мең сумлык итеп башкардык. Ягъни процентларда үтәлеш 115 % булды. Ваклап сатуда товар әйләнеше 18 331 мең сумнан 21 941 мең сумга кадәр артты (хәзерге бәяләрдә120%, чагыштырма бәяләрдә 103%).Район халкы өчен аеруча мөһим күрсәткеч – авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чималын сатып алу буенча да уңышлы эшләдек. 2021 елда әлеге күрсәткеч 198 308 мең сум булса, 2022 елда - 234 907 мең сум ( үтәлеш 119%). Бер хуҗалыкка 42 780 сум туры килә дигән сүз. Гомуми эшчәнлек күләме 241 774 мең сумнан 285 973 мең сумга кадәр артты (үтәлеш 118%). Әлеге күрсәткечләр бүгенге көндә дә кулланучылар кооперативында ихтыяҗ зур булуын һәм оешмабызның аякта нык басып торуын дәлилли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев