Реклама
Көн темасы
Гөрләде Сабантуй, калдырды якты уй
Язгы кыр эшләре тәмамланып, уҗымнар матур гына калкып килгәндә, җир кешесенең күңеле канәгатьлек кичергәндә үткәрелә торган бәйрәмнәрнең иң күркәме ул Сабан туе.
Быел да бу көнгә әзерлек алдан булды. Берәүләр Сабан туе урынын дезинфекцияләде, икенчеләре җиһазлады, өчен- челәре бизәде. Сәүдә нокталары, ашханәләрдә эшләүчеләр дә, агрофирма, хуҗалык хезмәтчәннәре бәйрәмгә каршы төндә йокламадылар, халыкка тәкъдим ителәчәк азык- төлекнең сыйфаты яхшы булсын дип тырыштылар.
Табигать тә, мәйданга җые- лучыларга яхшы кәеф телә- гәндәй, кояшлы, матур көн бүләк итте. Бәйрәмчә киенгән яше-карты иртә таңнан Урман чишмәсе янындагы Сабантуй мәйданына ашыкты. Күңелле музыка тавышы киң аланга, урман өсләренә сибелде. Алып баручылар Эльмира Гәрәева һәм Светлана Вахрушева һәрбарчасын халкыбызның милли бәйрәме белән тәбрик итте, Сабан туе онытылмаслык хатирәләр калдырсын, йөрәкләргә дәрт-дәрман, өмет- ышаныч өстәсен, киләчәктә Татарстаныбыз, Минзәләбез мәнфәгатьләре хакына яңа казанышларга рухландырсын, дип теләде.
Сабантуй бәйрәме кү- ңелле һәм мавыктыргыч узды. 2012 ел Татарстанда - Тарихи-мәдәни мирас елы. Минзәлә театры тарихи әһәмияткә ия булган күпер ачу тантанасын күрсәтте. Уку йорт- ларында укучылар музыкаль композиция - таң ату, чәчәкләр биюе, җир сөрүчеләр һәм чәчүчеләрне күрсәттеләр, балалар җырлы-биюле уеннарда катнаштылар.
Мәйданнан тигез сафлар булып хезмәт алдынгылары, спортчылар, мәдәният хез- мәткәрләре, укучылар узды. Авыл эшчәннәре парадында хуҗалыклар, агрофирмалар алдынгылары катнашты. Алар бәйрәмне югары хезмәт күрсәткечләре белән каршылады. Әлеге көндә чәчү тәмамланып, бар көчне химик эшкәртүгә юнәлттеләр, печән чабуга керештеләр.
Хезмәт туена - чын мәгъ- нәсендә халыклар дуслыгы тантанасына зур кунаклар, якташларыбыз да чакырылган иде. Яшел алан түрендәге сәхнәгә район башлыгы Рәсим Садыков белән бергә ТРның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хәмәев күтәрелде.
Рәсим Мөкәрәм улы Садыков бәйрәмдә катнашучыларны - минзәләлеләрне, кайткан кунакларны һәм барлык якташларны ихлас күңелдән тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады. Ул район игенчеләре һәм терлекчеләренең, башка тармакларда эшләүчеләрнең ирешкән уңышларын, башкарылачак эшләрне атады. Районга инвесторлар килгәч авылларның җанланып китүен, авылга яшьләр кайтуын, йортлар салынуын ассызыклады. Дәүләт ярдәме белән күпкатлы йортларда капиталь ремонт уздырылуын, шәһәрне төзекләндерү, спорт объектлары төзелүен һәм авыр минутларда ТР Президентының безнең белән булуын билгеләп үтте, уңганнарга рәхмәт белдерде, яңа казанышлар, сәламәтлек теләде.
Билгеле, дәрәҗәле кунакның минзәләлеләргә хуплап рәхмәт әйтер сүзе бар иде. Азат Хәмәев ТР Президенты Р.Миңнехановның котлау телеграммасын укыды. Анда күпмилләтле Минзәлә җирендә барлык халыкларның тату-дус булуын, бертугандай яшәвен, район икътисадын үстерүгә бергәләп тырыш хезмәт итүләрен, тарихи-мәдәни мирас елында Сабантуйның гасырлардан-гасырларга килгән олы бәйрәм икәнлеге ассызыкланды. "2011 елда ТРның иң яхшы торак пункты" республика конкурсында җиңгән өчен Минзәлә шәһәре ТР Министрлар кабинетының I дәрәҗәле Дипломы белән бүләкләнде. Бу дипломны башкала кунагы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Галиевка тапшырды.
Сабантуйны үткәрү комиссия- се рәисе Илгизәр Шагалиев бәйрәмне ачык дип белдерде. Минзәләнең узган елгы баш батыры Марат Нәҗмиев Сабан туе флагын күтәрде.
Минзәлә аэроклубы парашютчылары Сабантуй мәйданына 1600 метр биеклектән сикереп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аннары Рәсим Садыков һәм Азат Хәмәев игенчелектә һәм терлекчелек- тә, башка тармакларда хезмәт уңышларына ирешкән алдынгыларны тәбрикләп, Мактау грамоталары, акчалата премияләр тапшырдылар. Быелгы кыр батыры булып 4200 гектардан артык иген чәчеп, "Мензелинские зори" агрофирмасының Николаевка бүлекчәсе механизаторы Фәндүс Якупов калды, аңа зур тәкә һәм акчалата премия, район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Сабантуйга килгән кешеләр, кайткан кунаклар, якташларыбыз татар, рус, мари, чуваш, керәшен өйләрен карадылар, аларның җырларын тыңладылар, тормыш-көн- күреше белән таныштылар. Быел да Сабантуйда халык төрле кош-корт, хайваннар, терлекләрдән торган махсус зоопаркны карады, алар белән кызыксынды.
Атлар бәйгесе - Сабан туеның йөзек кашы бул- ган иң күркәм тамашасы. Фәкать шуны карарга гына килгән кешеләр бар. Бу төр ярышлар барганда бар халык мәйдан янындагы ипподромга юнәлә һәм атлар чабышын карарга урын ала.
Ярышлар башланганны алар түземсезләнеп көтә. Атлар да шулай тыңгысызлана, кайберләрен тотып торырлык та түгел. Ниһаять, атларга старт бирелде, башта юртаклар, аннары чаптарлар, алар артыннан эшче атлар чапты.
Менә алар - 2012 нче елгы җиңүчеләр:
Юртаклар арасында
1."Ньюман" кушаматлы ат, йөртүчесе - Дмитрий Кашкарев.
2. "Максимум" кушаматлы ат, йөртүчесе - Ратибор Кашкарев.
3. "Персида" кушаматлы ат, йөртүчесе - Илшат Махмудов.
Эшче атлар арасында
1."Калинин" хуҗалыгыннан "Тайфун" кушаматлы ат, җайдагы - Алмаз Хуҗин.
2. "Вамин Минзәлә" агро- фирмасының "Якты юл" бүлекчәсеннән "Ласка" кушаматлы ат, җайдагы - Раил Газизов.
3. "Вамин Минзәлә" агро- фирмасының "Мензелинский" бүлекчәсеннән "Марта" кушаматлы ат, җайдагы - Фидус Усманов.
Нәселле атлар арасында
1. Минзәлә дәүләт ат конюшнясыннан "Калкан" кушаматлы ат, җайдагы - Сергей Бабанов.
2. "Назаров" ҖЧҖ дән "Финист" кушаматлы ат, җайдагы - Данил Садриев.
3. "Калинин" хуҗалыгыннан "Талисман" кушаматлы ат, җайдагы - Искәндәр Гыйләҗев.
Атлар ярышында барлыгы 15 кенә ат ярышты, бу инде атлар ярышы белән кызыксынучыларны ярсытты. Ярышка авыллардан атларны күбрәк алып килергә дә булыр иде.
Көрәш -халыкның иң кызы- гып карый торган ярышы ул. Кагыйдә буларак, аны иң җиңел үлчәмдәгеләр башлый. Милли көрәш төре үзенчәлекләрен үсмерләр үзләштерә. Келәмдәге бил алышуны бер генә минутка да игътибарсыз калдырмаган судьялар хуплый, кисәтә, хәтта кайчак туктатырга мәҗбүр була. Бар да җиңәргә тырыша. Әйе, кайсыдыр җиңә, кайсыдыр җиңелә инде. Мәктәп укучылары арасында түбәндәге көрәшчеләр җиңүчеләр булдылар: 35 кг га кадәр: Фәрхад Талипов - Хуҗәмәт, Камил Хуҗин - Тәкермән, Айнур Гарипов - Хуҗәмәт. 45 кг га кадәр: Алинә Смирнова - 1 нче мәктәп, Данир Талипов, Ленар Талипов - икесе дә Хуҗәмәттән. 55 кг га кадәр: Алмаз Заббаров, Динар Фаррахов - икесе дә Хуҗәмәттән, Айдар Фаттахов - 1 нче урта мәктәп. 65 кг га кадәр: Ильяс Гарипов, Ринат Шәйхетдинов - икесе дә кадет мәктәбеннән, Илгиз Галимов - Иркәнәштән. 65 кг дан югары: Данияр Гәрәев - Иркәнәш, Раил Фәтхуллин - Кадрәк, Вадим Кириллов - Югары Юшады. Минзәлә Сабантуеның яшьләр арасындагы абсолют батыры өчен Ильяс Гарипов белән Данияр Гәрәев көрәште, җиңү Даниярга бирелде.
70 кг га чаклы: Ленар Загриев - Минзәлә, Ринат Шәйхетдинов - кадет мәктәбе, Илназ Нургалиев - Хуҗәмәт.
80 кг га чаклы: Айнур Билалов - Коноваловка, Илнар Камалов - Кадрәк, Максим Табычаков - Тауасты Байлар.
90 кг га чаклы: Марат Нәҗмиев - Кадрәк, Илнур Камалов - Кадрәк, Айнур Хәбибуллин - Минзәлә.
Минзәлә районының абсолют батыры өчен Айнур Билалов белән Марат Нәҗмиев бил алышты, Марат җиңүгә иреште.
90 кг нан югары авырлыктагы көрәшчеләр арасында Ринат Әхмәтшин беренче урында калды (Чаллы), Азат Сәрвәров - икенче (Чаллы), Мирзанур Локманов - өченче (Наратлы Кичү).
Район Сабантуеның баш батыры булып икенче ел рәттән Ринат Әхмәтшин калды. Өч абсолют батырга да тәкәләр бүләк ителде, ике абсолют батырга телевизор бирелде.
Бәйрәмнең спорт һәм мәдәни өлеше дә гаять бай булды. Халык уеннарында ихлас катнашучылар да байтак җыелган иде. Бер урында "әтәчләр" сугышы, капчык белән бер-берсен дөмбәсләп, суга егылып төштеләр, авыш баганага менүчеләр дә суга сикерделәр. Арырак ир-егетләр, хатын-кызлар узыша-узыша көянтә белән су ташыды. Капчык киеп, авызга капкан кашыкка йомырка салып йөгерүчеләрне дә күзәтүе кызык. Спорт уеннарының һәммәсе - кызыклы тамаша.
Нәниләрне дә онытмаган оештыручылар. Дүрт җирдә батут куелган иде, рәхәтләнеп сикерделәр.
Урман буенда дүртенче тапкыр уздырылган район Сабантуе гаять кызыклы, күңелләрдә калырлык булып үтте. Район Сабантуе мәйданнарда гөрләп торды. Милли бәйрәмне менә шулай зурлап үткәрә минзәләлеләр. Еллар имин, икмәкле булсын. Алдагы елларда дә сөенешеп күрешергә, менә шундый бәйрәмнәр үткәрергә насыйп булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев