Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гүзәл Иликова Минзәлә районында 2022 ел тәрбиячесе исеменә лаек булды

Ул Минзәлә шәһәренең 8нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Мәгариф бүлеге хәбәр итүенчә, 12-13 декабрьдә 8нче санлы «Кояшкай» һәм 2нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчаларында «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны 8нче санлы  «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Иликова Гүзәл Габделмәҗид кызы яулады.

Жюри конкурста икенче урынны 5нче санлы «Зоренька» балалар бакчасы тәрбиячесе Мифтахова Гөлия Рамил кызына бирде. Өченче урынны 7нче санлы «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Мөхәмәдиева Анастасия Евгеньевна яулады.

Шәһәр балалар бакчалары арасында 3нче санлы "Балачак" балалар бакчасы тәрбиячесе Гайнуллина Гүзәлия Фәрит кызы «Ана теле ярдәмендә укыту һәм тәрбияләү төркеме тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче булды. Авыл балалар бакчалары арасында Аю балалар бакчасы тәрбиячесе Минһаҗева Венера Зөфәр кызы җиңде.

Бәйгенең муниципаль этабында барлыгы алты конкурсант — "Ел тәрбиячесе" номинациясендә, җидесе - "Туган телле төркем тәрбиячесе" номинациясендә катнашты.

Җиңүчеләр 2023 елның февралендә узачак республика конкурсының зона этабында районны тәкъдим итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев