Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Халисә әби Гыйльмиеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Түбән Тәкермән авылында яшәүче Халисә Миңнегәрәй кызы Гыйльмиеваны юбилей уңаеннан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды, иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде. Юбилярны авыл идарәсе җитәкчесе Алия Шәрипова да котлады, исәнлек-саулык, матур тормыш...

Түбән Тәкермән авылында яшәүче Халисә Миңнегәрәй кызы Гыйльмиеваны юбилей уңаеннан район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев район башлыгы Айдар Салахов исеменнән кайнар тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген тапшырды, иң матур һәм изге теләкләрен ирештерде.

Юбилярны авыл идарәсе җитәкчесе Алия Шәрипова да котлады, исәнлек-саулык, матур тормыш теләп, истәлекле бүләген тапшырды.

Халисә әбиебез Түбән Тәкермән авылында ярлы крәстьян гаиләсендә 10 бала булып дөньяга килгән. Ул сугыш чоры баласы, ачлы-туклы яшәгәннәр. Алты абыйсы фронтка китеп, шуның 5се яу кырларында ятып калган,ә берсе генә Берлингача барып җитеп,исән-имин сугыш кырыннан әйләнеп кайткан. Халисә ханым 13 яшьтән колхоз эшчеләренә,болында һәм уракчыларга аш пешереп ашаткан. Хуҗамәт авылында май заводында, ипи пешерү цехында эшләгән. Түбән Тәкермән мәктәбендә җыештыручы булып хезмәт куйган. Гомумән колхозда суган, чөгендер үстерүдә дә хезмәтен кызганмаган. 1949 елда сугыштан инвалид булып кайткан ветераны Миргасим агага кияүгә чыгып ике кыз, ике ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә 8 оныгы һәм оныкларының 9 баласы бар. Хәзерге вакытта кече улы Мөнир тәрбиясендә көн күрә. Беркайчан да зарланмый Халисә әби. Хәзер ул Аллага шөкер дип булганына куанып яши. Кадерле һәм сөекле илебез, җиребезгә иминлек, бәхет һәм шатлык булсын, ди ветеран. Бу ветеранга карыйсың да һәр көннең кадерен белеп, һәр нәрсәдән ямь табып яшәвенә сокланасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев