Чараны уздыру мәйданчыгы итеп 3 нче урта мәктәп сайланды, теләүчеләр онлайн-режимда да яза алалар
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Минзәлә районында яшәүчеләр Җиңү диктантын барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне исәпкә алып әзерләнгән 3 аудиториядә язачаклар. Бу хакта «Минзәлә-информ» га Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә хәбәр иттеләр.
- Барлыгы 50гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Бу акциягә кушылырга һәм Бөек Ватан сугышы белән бәйле даталарны белүләрен тикшерергә теләүчеләр диктантпобеды.рф сайтында алдан теркәлү узарга тиеш, - дип сөйләде әлеге чараны районда үткәрүгә җаваплы, 3нче мәктәпнең информатика һәм ИКТ укытучысы Вера Муринова.
Шул ук вакытта чараның рәсми сайтында диктант язарга теләгән кешеләр онлайн-режимда да акциягә кушыла ала, дип язылган.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев