Реклама
Көн темасы
Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан митинг узды
Митингта Минзәлә шәһәренең оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, форпост һәм яшь армия вәкилләре катнашты.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Митингта катнашучы ир-егетләрне шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева район башлыгы Айдар Салахов һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән тәбрик итте. Ватанны, туган илне саклау һәр ир-егетның изге бурычы булуын әйтеп китте. Район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыруга әзерләү бүлеге начальнигы Илшат Каюмов та булачак солдатларга үгет-нәсихәт сүзләре әйтте.
Хәрби хезмәтен башкарганда сугыш кырларында вафат булган ватанны саклаучылар бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев