Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Якташыбыз Равил Сабыр Тукай премиясенә номинант булды

Лауреатларның исемнәрен 26 апрель көнне әйтәчәкләр

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

2023 елда Тукай премиясе алуга кандидатлар исемлегенә якташыбыз, танылган журналист, язучы һәм драматург Равил Сабыр да керде. Ул әлеге премиягә театр өлкәсендә, Яр Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркеме составында Фаил Ибраһимов һәм Рафил Сәгъдуллин белән бергә дәгъва кылачак.

Татарстан Рәисе каршындагы комиссия тарафыннан Тукай премиясенә барлыгы 13 номинант сайлап алынган. Әйтик, театр өлкәсендә премиягә тагын «Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» курчак театрының иҗат коллективы (Илгиз Зәйниев, Сергей Рябинин, Эльмир Низамов, Дилүс Хуҗәхмәтов, Альбина Шаһалиева) дәгъва кылачак.

Әдәбият өлкәсендә номинантлар:

«Яну дәверләрендә» һәм «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина;

«Су буенда учак яна» китабы өчен Наил Касыймов;

«Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем-үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйрь Шәүкәт Гаделша.

 Кинематография өлкәсендә:

«Күктау», «Байгал», «Исәнмесез!?» фильмнары өчен Илдар Ягъфәров белән Мансур Гыйләҗев;

«Заступница», «Осанна», «Святитель» документаль-нәфис трилогия өчен Алексей Барыкин.

Музыка сәнгате өлкәсендә:

«Халкым моңнары», «Из коллекции фольклориста: татарско-мишарские песни» «В мире татарской музыки», «Ярулиннарның туган җир җырлары», «Татарская музыка: история и современность», «Нурлат районының татар җырлары», «Очерки по татарской музыке» хезмәтләре өчен Земфира Сәйдәшева;

Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен Геннадий Макаров.

Сынлы сәнгать өлкәсендә:

милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова;

Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәр өчен Фәрит Гобәев;

Архитектура өлкәсендә:

Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов;

Татарстанның агач архитектурасына багышланган җиде томлык альбомы өчен Равил Айдаров.

безнең белешмә

Равил Сабыр (Равил Рәсим улы Сабиров) 1974 елның 27 гыйнварында Минзәлә районы Тупач авылында туа. Наратлы-Кичү мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетында журналистика факультетында белем ала. Укыган вакытта ук район газетасы белән хезмәттәшлек итә. Төрле елларда “Татарстан яшьләре”, “Вечерние Челны”, “Челнинские известия” газеталарында, Яр Чаллы хакимияте пресс-хезмәтендә эшли, “Аргамак” журналы баш мөхәррире, “Восточный экспресс” газетасының махсус хәбәрчесе була. 2015 елның ноябреннән «Татнефть» компаниясенең «Нефтяные вести» газетасы мөхәррире. 2004 елдан башлап пьесалар иҗат итә. 2021 елда аның Тукай премиясенә дәгъва кылучы «Абага алмасы ачы була» драмасы Туфан Миңнуллин премиясенә лаек булга иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев