Якташыбыз Станислав Медведковны шәһәрнең Геройлар аллеясында җирләделәр
Минзәлә халкы бүген илебез тынычлыгын яклап һәлак булган якңашыбызны хәрбиләрчә олылап соңгы юлга озатты.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)
Станислав шәһәрнең өченче мәктәбен тәмамлагач, ракета гаскарләрендә хезмәт иткән.
Армиядән кайтуга райондагы мебель фабрикасына эшкә урнашкан.
«Бик эшчән, тырыш, универсаль оста иде»-дип хәбәр иттеләр «Минзәлә- информ» га геройны соңгы юлга озатырга килгән хезмәттәшләре.
Матәм митингында район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район хәрби комиссары Сергей Владимиров махсус хәрби операциядә гражданлык бурычын үтәп һәлак булган Станиславкп зур бәя бирделәр.Әнисе Наталья Васильевна, апасы, туганнарының тирән кайгысын уртаклаштылар.
Альберт Хәбибуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миннехановның да кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Айдар Салахов ил сагына баскан якташыбызның, чын ир- атның үлемен район өчен зур югалту диеп бәяләде.
Мобилизацияләнгән Станислав Медведков хәрби операциядә данлыклы бригада сафларына сайланып алына. Аны кабергә хәрбиләргә күрсәтелә торган хөрмәт- өч тапкыр залп астында иңдерделәр.
Геройны соңгы юлга озатырга килгән йөзләгән кеше каберен чәчәкләргә һәм венокларга күмде. Урының җәннәттә булсын, солдат!!! Редакция коллективы да меңләгән кайгы уртаклашучылар сафына кушыла...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев