Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Ялкын» да мобилизацияләнгән якташлар өчен кирәкле әйберләр тегү цехы эшли

Биредә күмәк көч белән вещмешоклар тегәләр

 Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Бу көннәрдә Минзәлә шәһәренең «Ялкын» яшьләр үзәге коллективы өлешчә мобилизациягә чакырылган якташлар өчен вещмешоклар тегүдә тырышып эшли.

- Безнең коллектив төшке ашка да туктамыйча диярлек җиң сызганып эшли, - дип хәбәр итә яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова. - Атна дәвамында һәркайсының сыешлыгы 120 литр булган 37 вещмешок тегәргә кирәк,  без аларны бу якшәмбедә үк Казанда әзерлек үтүче якташларыбызга илтеп бирергә планлаштырабыз.

Сүз уңаеннан, бу районнан җибәрелгән вещмешокларның беренче генә партиясе түгел. Ирина Михайлова ачыклык керткәнчә, элегрәк 80 данә, шуларның 24 е – «Ялкын» коллективы, калганнары - «Донна Роза» (Марина Зәйнетдинова) кибете базасында райондашларның инициатив төркеме һәм эшмәкәр Әнисә Айметдинова көче белән тегелгән.

- Без инде вещмешокларны алган мобилизациялеләрнең аларга югары бәя бирүенә бик шатбыз.  Әнисә апага безгә әзерләп биргән өлгеләре өчен рәхмәт әйтәсе килә, вещмешокларны алар буенча тегәбез, - ди Евгений Вахнин.

- Бу эшкә керешкәнче, мин тегү машинасында эшли дә белми идем диярлек. Хәзер  барысы да әйбәт кенә килеп чыга, һәм шул рәвешле мин мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм итүгә үз өлешемне кертә алуыма бик шат, чөнки алар арасында танышларым да күп, - ди Алена Филаретова.

«Ялкын» хезмәткәрләре ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан бирелгән грант акчасына сатып алынган 2 тегү машинасында һәм бер оверлокта эшли. Материалларны битараф булмаган гражданнар китерә.

- Күпме кирәк булачак, шулкадәр җиң сызганып эшләргә әзербез, - дип йомгак ясады Ирина Михайлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев