«Ялкын» яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм волонтерлары мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыюны дәвам итәләр
Яшьләр үзәге базасында #МыВместе бөтенроссия хәрәкәте кысаларында «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясенең район штабы үз эшчәнлеген алып бара
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Октябрь аенда штаб эшли башлаганнан бирле, битараф булмаган гражданнар, предприятиеләр һәм учреждениеләр масскакүләм рәвештә гуманитар ярдәм алып киләләр, дип билгеләп үтте «Ялкын» яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова.
- Без госпитальләрдә дәваланучы хәрбиләр, «Тимер», «Алга», «БАРС» батальоннары өчен һәм, әлбәттә инде, өлешчә мобилизация буенча чакырылган якташларыбыз өчен әйберләр җыябыз. Гражданнар җылы әйберләр, озак вакыт саклана торган продуктлар, гигиена кирәк-яраклары һ.б. әйберләр алып киләләр. Луиза Токареваның "Кулинария" се безнең хәрбиләр өчен тәмле чәк-чәкләр әзерләде. Без инде танк училищесына бер тапкыр бардык, икенче атнада полигонга барырга планлаштырабыз, - дип сөйләде ул.
«Ялкын» яшьләр үзәге волонтерлары һәм хезмәткәрләре мобилизацияләнүчеләр гаиләләре белән эшләү турында да онытмый.
- Мобилизацияләнүчеләрнең берсенең ялгыз әнисе калды. Мин аның янына үзем шәхсән барам, һәм без бу вакыт эчендә бик нык дуслашыр өлгердек, - дип билгеләп үтә Ирина Михайлова.
Кайвакыт гадәти булмаган үтенечләр дә башкарырга туры килә икән. Әйтик, волонтерлар бер мобилизацияләнгән райондашыбызның үтенече буенча кызын 7 яшь тулуы белән котлаганнар. Ә бер мобилизацияләнүченең йөргән кызын 25 яшьлек юбилее белән котлау өчен, хәтта Чаллыга да барып кайтканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев