Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Ялкын” яшьләр үзәгендә Яңа ел алдыннан патриотик акцияләр старт алды

Теләге булган һәркем катнаша

Яңа ел алдыннан «Ялкын» яшьләр үзәгендә «Солдатка хат!» акциясе уза

Ирина Михайлова, Минзәлә шәһәре «Ялкын» яшьләр үзәге директоры:

- Кадерле минзәләлеләр, изге теләкләрегезне җиткереп, солдатларыбызны Яңа ел белән котларга теләсәгез, "Солдатка хат!" акциясенә кушыла аласыз.

Акциядә катнашучыларга җылы, ихлас сүзләр һәм тизрәк өйләренә кайту теләкләре белән рәсем, хат, открытка, тапшырырга кирәк.

Барлык тапшырылган эшләр мобилизацияләнгән гражданнарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәреләчәк.

Шулай ук Яшьләр үзәгендә тагын бер акция старт алды - «Лисичанск шәһәре балаларын Яңа ел белән котла!».

Акциягә беренчеләрдән булып Минзәлә шәһәренең "Туган якны өйрәнү музее" коллективы кушылды.

Әлеге игелекле акциядә катнашырга теләүчеләр «Ялкын»яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев