«Ялкын» яшьләр үзәгендә көзге лагерь эшли
Ял итүчеләрнең яртысына якыны - өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә алынган гражданнарның балалары.
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Көзге каникуллар вакытында "Ялкын" яшьләр үзәге базасында район мәктәпләре укучылары өчен лагерь эшли.
Без балалар һәм аларның тәрбиячеләре белән Муса Җәлил исемендәге паркта очраштык, алар анда үзәк китапханәдә булганнан соң уйный иделәр.
"Ялкын" яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова лагерьда сменаның ничек узуы турында сөйләде:
- Лагерьда барлыгы 75 бала ял итә, шуларның 32се – мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләреннән. Лагерьда ял итүче балалар кайнар аш белән тәэмин ителә – төшке аш 3нче мәктәп ашханәсендә уза. Балалар өчен төрле конкурслар, квестлар, викториналар, экскурсияләр үткәрәбез. Бүген менә Үзәк китапханәдә булдык, бассейнга, боз сараена йөрибез. Кинотеатрга барырга планлаштырабыз. Көзге каникул вакытында балалар өчен бу иң яхшы вакыт үткәрү чарасы дип уйлыйм.
Лагерьның үзенчәлеге шунда: биредә ял итүче 75 баланың яртысы диярлек - өлешчә мобилизация буенча чакырылган гражданнар гаиләсеннән. Шәһәр һәм район башлыгы Айдар Салахов һәм шәһәр Советы депутатлары ярдәмендә мобилизацияләнгән гражданнарның балалары лагерьда бушлай ял итәләр.
Шулай ук балалар 5 ноябрьдә "Ялкын" яшьләр үзәгендә узачак " PROмысел" фестивалендә катнашыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев