Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Ялкын» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары өчен ифтар узды

Рамазан аенда солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү аеруча мөһим.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

«Ялкын» яшьләр үзәге өлешчә мобилизация игълан ителгән көннән башлап районда хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм оештыру үзәге булып тора. Изге Рамазан аенда үзәк хезмәткәрләре тагын бер мәрхәмәтле эш - солдат егетләрнең әниләре, хатыннары, туганнары өчен ифтар мәҗлесе уздырдылар. Ифтарга шулай ук волонтерлар да чакырылган иде.

Ирина Михайлова, үзәк җитәкчесе:

-Коллективыбызда яшьләр эшли. Мөселман динендәге берничә хезмәткәребез Ураза тота. Һәм алар белән бергә уйлаштык та, махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташ егетләребезнең туганнары өчен ифтар уздырырга булдык. Мул өстәл табынын әзерләүдә үзебезнең коллектив хезмәткәрләре дә, шәһәребезнең һәм районыбызның мәрхәмәтле кешеләре дә акча һәм продукция белән ярдәм итте. Әлеге фикеребезне Рәмзил хәзрәт тә хуплады. Шушы изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Ифтарда Рәмзил хәзрәт махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуларын теләп һәм вафат булганнарның рухына багышлап дога кылды, әти-әниләренә күркәм сабырлык теләде, Коръән сурәләре укыды, Азан әйтте. Шулай ук Ифтарга килүчеләргә Зәм-зәм суы белән Намаз укырга өйрәтүче китап бүләк итте.

Ифтарга килгән солдат әниләре дә бер-берсе белән инде күптәннән таныш. Уртак сөйләшер темалары да уллары - бүгенге көндә махсус хәрби операциянең алгы сызыгында илебез иминлеге өчен көрәшүче бәгырь кисәкләре хакында.

Әлфия Әглиуллина, солдат әнисе:

-Улым Айнур 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнде. Аның хакында уйламаган бер көнем, бер сәгатем юк. Телефон шалтыраган саен нинди хәбәр ишетермен дип куркып торам. Ул штурмлаучы. Күп вакытларын алгы сызыкта уздыралар. Анда булганда инде бернинди дә элемтә юк. Алгы сызыктан чыккач, берничә көн ял иткән арада, телефон аша сөйләшеп алабыз. Һәр ана кебек мин дә, улларыбызның исән-сау гаиләләренә, өйләренә кайтуын теләп дога кылам, Алладан сорыйм. «Ялкын» яшьләр үзәге безнең өчен даими рәвештә чаралар уздырып тора. Күңелебезне бушатып, баштагы авыр уйлардан арынып кайтабыз ул чаралардан. Рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев