Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

“Ялкын” яшьләр үзәгендә сәламәтлекләрендә чикләүләре булган эшләмәүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды

Әлеге бәйрәмне үткәрүдә абыйлы-сеңелле Егор һәм Елена Юдиннар, аларның гаиләләре хәйриячелек ярдәме күрсәтте.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Яңа ел бәйрәменнән һәркем ниндидер могҗиза, тылсым көтә. “Ялкын” яшьләр үзәгендә сәламәтлекләрендә чикләүләр булу сәбәпле эшли алмаган яшүсмерләр өчен күңелле Яңа ел бәйрәме узды. Яшьләрне һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева тәбрикләде. Егетләр һәм кызлар уңай һәм тискәре әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән биеделәр, чыршы тирәли әйләнделәр. Кыш бабайга үз һөнәрләрен күрсәткәч, бүләкләр алдылар.

Реклама

Юдиннар гаиләсе ярдәме белән әзерләнгән тәмле пылау ашадылар, баллы тәм-томнар белән чәй эчтеләр, фонтан булып аккан шоколадтан авыз ителәр.

Эльмира Гарипова:

–Улым Аяз белән чакырган һәр чарага килергә тырышабыз. Әлбәттә, мондый чаралар безнең балаларга бик кирәк, очрашу көнен алар зур түземсезлек белән көтеп алалар, актив катнашалар. Үскән саен аларга да бит аралашу кирәк. Яшьләр үзәге коллективы да һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, спонсорлар табалар. Балаларның да, ата-аналарның да күңелләре булып таралышабыз.

Гөлфирә Куклова:

–Улым Игорь белән “Ялкын” үткәргән мастер-классларга килә алмасак та, бәйрәмнәргә чакырган саен киләбез. Бүгенге Яңа ел бәйрәме дә бик күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев