Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Ялкын» журналы хезмәткәрләре Минзәләдәге укучылары белән очрашты

Быел март аенда әлеге журналның чыга башлавына 100 ел тулды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Бүген «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин, журналист-корреспондентлар Илүзә Касыймова, Илсөяр Маликова Минзәләгә килеп, яшь журнал укучылары белән очраштылар.


Беренче очрашу үзәкләштерелгән китапханәдә гимназия, 3нче санлы мәктәп укучылары, китапханәчеләр белән узды. Чараны алып баручылар кыскача гына журнал тарихы белән таныштырып үттеләр. «Ялкын» журналының иң беренче саны 1924 елның 20 мартында Мәскәүдә дөнья күрә, аның беренче атамасы — «Кечкенә иптәшләр». Әлеге журналның оешуына һәм чыгуына төп сәбәпче — Муса Җәлил. Ул Мәскәүдә эшләгән вакытында «яшүсмерләргә, балаларга татар телендә чыга торган журнал кирәк» дип мәкалә яза. Шуннан соң «Кечкенә иптәшләр» дигән журналны оештыралар.


Соңыннан башкала кунаклары укучылар белән журнал буенча викторина оештырдылар. Сорауларга актив җавап бирүче укучылар ябыштыргычлар һәм журнал белән бүләкләнде. Әлеге җылы очрашу укучыларның иҗади чыгышлары белән үрелеп барды. 
Гимназия укучылары да үзләрендә чыгучы мәктәп газетасы, «Сәләт» лагеры, театр һәм кино студиясе хакында таныштырдылар, «Ялкын» журналы хезмәткәрләреннән автограф алдылар. 


Журналның 100 еллыгы уңаеннан китапханә хезмәткәрләре ялкынлыларны сюрприз — торт ясап, юбилейлары белән тәбрик итте. 


Шундый ук очрашу М.Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә студентлар белән дә узды. 

Коллегаларыбыз «Минзәлә-информ» филиалына да кереп, безнең белән дә очрашырга вакыт тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев