Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Иркәнәштә бүләк җыйган арада да кечкенә Сабантуй үткәрделәр

Җирлек үзәге булган Иске Иркәнәштә Авыл көне иртәгә, 9 июнь көнне үткәреләчәк

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Халкыбызның яраткан бәйрәме – Сабантуй якынлаша бара. Иркәнәш җирлегендә быел аны Авыл көне буларак үткәрәләр. Шул уңайдан җирлекнең һәр авылында бәйрәмгә дип бүләк җыю оештырылды.

Иске Иркәнәштә, Ятуда, Яңа Иркәнәштә бүләкне Иркәнәш мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре җыйды. Айрат Галиев үзенең баянда уйнавы белән әлеге йоланы бизәде.

Иске Иркәнәштә бүләк җыю мизгеле

Яту авыл халкы бүләк җыюда актив катнашты

Люция Фәйдрова, Иркәнәш авыл мәдәният йорты мөдире:

- Аеруча Яңа Иркәнәштә күңелле булды. Шушы кечкенә генә авылда бүләк җыйган арада да Сабантуйга хас уеннар үткәрелде. Авыл халкы безне матур итеп, өстәлләр әзерләп каршы алды, - дип хәбәр итте.

Яңа Иркәнәштә бүләк җыйганда хәтта көрәшеп тә алдылар

Тегермәнчедә бүләк җыю авыл клубы, ә Кызыл Төбәктә – балалар бакчасы коллективы һәм социаль хезмәткәр тарафыннан үткәрелде.

Тегермәнчедә бүләк җыю

Иске Иркәнәштә Авыл көне 9 июньдә үткәрелә, җыр-биюгә, милли уеннарга бай бәйрәм сәгать 13.00 дә башланачак.

Фотолар Иркәнәш авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев