Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Яңа Мәлкән авылында Гаилә бәйрәме узды

Халыкара Гаилә көне уңаеннан авыл мәдәният йортында узган бәйрәмгә парлап озак гомер итүче дүрт пар һәм аларның балалары, оныклары чакырылган иде.


(Ләйсәния Камаева, Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе)
50, 60, 65 әр ел пар канатлы булып яшәү бик азларга гына бирелә, шуңа күрә бу вакыйга үзе бер зур бәйрәм, зур тантана. 
Авылыбызда мондый күркәм гаиләләр: 50 ел бергә яшәүче Зәйнуллин Әсһәр абый һәм Вәсилә апалар гаиләсе, 60 ел ­ Салихов Вазыйх абый белән Әнисә апалар, 65ел- Әхмәтшин Расих абый белән Зөһедә апа, Әхмәдуллин Назим абый белән Әнисә апа. 
Авылыбызда аларны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Һөнәрләре дә, тырышлыклары да, тыйнак матур тормышлары да уртак аларнын. Барысы да тырыш хезмәт юлы узып бүгенге көндә - лаеклы ялда балалар, оныклар хөрмәтен тоеп яшиләр.
Бу искиткеч матур гаиләләрнең тормыш юлларын барлап, авылыбызны гөрләтеп, мәдәният йортында “ Гаилә бәйрәмнәрен” билгеләп үтүләре – үзе бер куаныч булды. Гаиләләрне тәбрикләргә килгән хөрмәтле кунагыбыз- Минзәлә районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова Минзәлә район башлыгының Рәхмәт Хатын һәм Минзәләлә районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең грамотасын тапшырды, кыйммәтле бүләк һәм чәчәкләр бүләк итте. Яңа Мәлкән авылы җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов та әлеге үрнәк гаиләләрне котлап, шулай ук бүләкләр тапшырды.
Гаиләләрнең иң зур байлыклары-балалары, онык-оныкчыклары, туганнары, якын дуслары, авылдашлары җыелып, ихластан тәбрикләп, саулык-сәламәтлек, хәерле бәрәкәтле гомер теләп, чәчәкләр, бүләкләр тапшырып, җыр-биюләр бүләк иттеләр.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче һәр парның гомер юлы белән таныштырдылар. Үзешчән артистлар: ­ Рая Аухадиева, Зөлфия Равилова, «Чаткы» театр үзешчәннәре Гөлнара Гайсина, Рәйсә Шигапова үзләренең матур җырлары, чыгышлары белән бәйрәмне бизәделәр. 

Реклама

 Бу гаиләләрдәге үзара җылы мөнәсәбәтләр, ягымлы күз карашлары – бер-берсенә булган хөрмәтнең ачык чагылышы. Аларга карыйсың да, үзеннән-үзе башка бер генә уй килә – бәхетле гаиләләр. Гомерләренең алтын көзенә аяк басканнар. Олыгая барган саен аларның мөнәсәбәтләре, үзара ихтирамы, кайгыртучанлыклары арта гына бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев