Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңа Маҗында гражданнар җыенында актив авылдашларын билгеләп үттеләр

Район җитәкчелеге вәкилләре каршында бүләкләнү – аеруча зур хөрмәт билгесе ул.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районының Яңа Маҗын авылында гражданнар җыены матур традиция буенча җирлек тормышында актив катнашучыларны билгеләп үтү белән тәмамланды.

Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм авыл җирлеге башлыгы Иван Колбин грамоталарны Яңа Маҗын авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Елена Аксёнова, шулай ук Лидия Мазаватова һәм Надежда Кузнецовага тапшырдылар.  Сүз уңаеннан, Надежда Кузнецовага (беренче төп фото) грамота мобилизацияләнгән якташларга ярдәм җыюда активлыгы өчен тапшырылды.

- Безнең җирлектән әлеге изке эшкә бик күпләр теләп кушылдылар. Минем үземнең дә Донецкта, Енакиевода туганнар бар бит. Исән-сау була күрсеннәр. Җитәкчелеккә шулай хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәт, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев