Яңа уку елында Минзәлә районының барлык мәктәпләрендә «Алдынгылар хәрәкәте» ячейкалары ачылачак
Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте кысаларында үткәрелүче чаралар минзәләлеләрдә зур кызыксыну уята
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» нең региональ бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашында видеоконференция узды. Брифинг барышында Тимур Сөләйманов республика масштабында да, аерым районнарда һәм шәһәрләрдә дә хәрәкәт катнашучылары өчен нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләде. ТР Рәисе ярдәмчесе билгеләп үткәнчә, «Алдынгылар хәрәкәте» ндә катнашучылар үткәргән барлык чаралар да хупланачак һәм уңышлы, кызыклы булган очракта, тагын да зуррак масштабларда оештырылачак.
«Алдынгылар хәрәкәте» кысаларында җәйге ял вакытында актив һәм иҗади балалар үзләрен кызыксындырган юнәлешләр буенча үз талантларын һәм күнекмәләрен үстерү мөмкинлеге дә ала.
Сүз уңаеннан, бүген Биләр шәһәрендә «Алдынгылар» форумы старт алды. Әлеге чара кысаларында Татарстанда Россиядә беренче тапкыр «Алдынгылар хәрәкәте» нә кабул итү тантанасы узачак.
8-12 август көннәрендә узачак форумда Минзәлә районы мәктәпләренең 5 укучысы катнаша.
безнең өстәмә
Бүгенге көндә Минзәлә районында «Алдынгылар хәрәкәте» нең беренчел бүлекчәләре районның 6 мәктәбендә: 1,2,3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, гимназиядә, кадет мәктәп-интернатында һәм Хуҗәмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм урта уку йортларында: медицина училищесында, авыл хуҗалыгы техникумында һәм педколледжда бар. Бу мәгълүматларны ВКС брифингыннан соң район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева хәбәр итте. Ә яңа уку елы башында районның барлык мәктәпләрендә дә беренчел бүлекчәләр ачылачак.
Фотода: Тимур Сөләймановның Минзәлә районында «Алдынгылар хәрәкәте» бүлекчәсе оештырылуга килүе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев