Яшь бәрәңге ашасың килсә, базарга бар
Бәрәңге генә түгел, үз җиребездә үскән кыяры да, помидоры да бар Минзәлә базарында.
(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)
Яшелчә һәм җилек-җимеш бәяләренә килгәндә, алар түбәндәгечә:

Яшь бәрәңге (5 л чиләк) – 400 сум,
сарымсак (кг) – 350 сум,
помидор (кг) – 200-250 сум,
кыяр (кг) – 80-100 сум,
чия (5л чиләк) – 400 сум,
кура җиләге (3 литрлы чиләк) – 700 сум,
карлыган (5 литрлы чиләк) – 500 сум.

Сатарга яшелчә дә, җиләк-җимеш тә бар, сатып алучылар гына бик күренми, ди өлкән яшьтәге сатучы апалар. Әйе, быел һәр нәрсә уңды. Үз товарларын социаль челтәрләрдәге игъланнар төркеменә сатуга куючылар да бар. “Белдерү буенча шалтыратучылар була, ләкин күбесенә өенә хәтле китереп бирергә кирәк”, – ди апалар. Ә инде товарларын гел дә сатып алучы булмаса, үзләре эшкәртеп, кышка запас ясап куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев