Яшеллек арта туган ягыбызда
Минзәләгә керү юлына 220 чыршы үсентесе утыртылды.
Чокырлар алдан әзерләп куелгач – бу хезмәтне электр челтәрләре хезмәткәрләре башкарган, үсентеләр әзерләп куелгач – урманчылар үз питомникларыннан биргән, агач утыртырга килүчеләр күп булмаса да, эш гөрләп барды.
Марат Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе:
– Акциядә катнашучы һәркемгә рәхмәт. Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Җиңү паркында исемле аллея утырттылар. Быел биш меңгә якын үсенте утыртырга исәплибез. Шуңа акция турында хәбәр иткәч, һәркем катнашырга тырышсын иде. Иң мөһиме шул, юл төзелеше вакытындагы киселгән агачлар урынына утыртылган үсентеләр корыгач, махсус оешма аларны да яңартты.
Безнең өстәмә
Быел көзгә кергәч кенә район территориясендә биш меңнән артык агач үсентесе утыртылды. Аерым коллективлар шәһәрне яшелләндерүдә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев