Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Яшьләр көне Минзәлә елгасы яр буенда узды

Чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә багышланган бәйрәм салмак кына Яшьләр көне форматына күчте. Бу вакытка инде эш атнасын төгәлләп, төнгә кадәр бәйрәм итәргә әзер булган яшьләр дә, өлкәннәр дә шактый җыелып өлгерде яр буена.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Ял итәргә җыелган халык алдында район мәдәният сараеның яшь һәм талантлы җырчылары, вокал һәм хореографик төркемнәре чыгыш ясады. «Юбилейный» спорт мәктәбенең хореография төркеменә йөрүче спортчы кызлар да тамашачы алдында үзләренең нәрсәгә сәләтле булын күрсәтте.

Яшьләр бәйрәменең рәсми өлеше районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллинның тәбрикләү сүзеннән һәм бүләкләүләрдән башланды. Районда эшләп килүче «Ялкын» яшьләр үзәге һәр җирдә актив катнаша һәм киңкырлы эшчәнлек алып бара. Бәйрәмдә алар коллективының тырыш хезмәткәрләре һәм аларга һәрвакыт ярдәмгә әзер булган бертөркем яшь волонтерлар, футболист Илдар Нуруллин рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Соңыннан сәхнәдә килгән кунаклар: алып баручы Айназ Абдуллин һәм минзәләлеләрнең яраткан төркеменә әверелгән «Барбикены» кавер-группасы алмашлап чыгыш ясап, Яшьләр көненә килүчеләрнең күңелен күрделәр.

Реклама

Бу көнне Минзәлә елгасының яр буе ике яклап та шау-гөр килеп торды. Шәһәрдән җәяү килгәндә үк тезелеп торган ретро автомобильләрне карарга, алар янында фотога төшәргә мөмкин иде. Бәйрәм уңаеннан яр буенда бик матур чәчәклекләр дә ясап, аларга аллы-гөлле чәчәкләр утыртканнар. Нәни балалары булганнар уен мәйданчыгында, комлыкта мәш килде, батут һәм аттракционнарда күңел ачты, тәмле ризыклар белән сыйланды. Елганың икенче ярына Екатерина күперенә алып чыгучы сукмактан да кеше өзелеп тормады.

Бәйрәмне йомгаклап, районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары һәм яшьләре хөрмәтенә төнге Минзәлә күгендә салют уты төрле төсләр белән балкыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев