Яту авылында Җиңү бәйрәме митингын яңа обелиск янында үткәрделәр
Сугышта катнашкан авылдашлар турында хәтер үзара салым акчасына мәңгеләштерелде
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан хәтер митингы Минзәлә районы Яту авылында аеруча истә калырлык итеп үтте. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә обелиск ачылды.
- Обелиск ачылу - бик әһәмиятле эш. Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларыбыз турында хәтер мәңге сакланырга тиеш, - диде Яту авылында бәйрәм митингында катнашкан Минзәлә районы Җир-милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Роберт Шакиров.
- Обелискка шушы авылда туып, сугышта вафат булган һәм сугыштан соң туган якка кайтып, Минзәлә районында яшәгән, хезмәт куйган авылдашларның исеме язылды. Әгәр дә читкә чыгып китеп вафат булган авылдашларның балалары-оныклары аларның исемнәрен дә яздырырга телиләр икән, обелискта урын бар, җирлек советына мөрәҗәгать итсеннәр, - диде Иркәнәш авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов.
Обелиск ачылганда Мирзаян Әхмәтшин Коръән аятьләре, дога укыды.
Яту авылы халкын Бөек Җиңү бәйрәме белән "Әнәк" агрофирмасының баш экономисты Айрат Хәйретдинов һәм әлеге агрофирманың "Мөшеге" бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрдәнов та котладылар.
Обелиск ачылуда Әфган сугышы ветераннары - Иркәнәш авыл җирлеге ветераннар советы җитәкчесе Хәмзә Лотфуллин һәм Хәлил Абдуллин да катнаштылар.
Тантаналы чараны Иске Иркәнәш авылы мәдәният йорты директоры Люция Фәйдрова алып барды.
Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салынды.
Яту авылындагы обелиск 2022 елда җыелган үзара салым акчасына башкарылды. Биредәге митингтан соң Яңа Иркәнәш авылында 2021 елда үзара салым акчасына ясап куелган обелискка да чәчәк салынды.
Алдагы елда җирлекнең Тегермәнче авылында да Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә обелиск ясап кую планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев