Җиңүче студентларны янә бер тапкыр зурладылар
Бүген, дүшәнбе киңәшмәсе башланыр алдыннан, район башлыгы Айдар Салахов "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионаты җиңүчеләрен зур уңышлары белән котлады.
(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Минзәлә уку йортларында һәм мәктәпләрендә укучыларга ярышларда катнашып уңышларга ирешү өчен районда бөтен мөмкинлекләр тудырылуына басым ясады. Җиңүчеләрнең исемнәрен атап бер хәбәр биргән идек инде. Шуңа өстәп педкөллият директоры Ренат Ибраһимов сүзләрен генә китерәбез:
- Безнең коллектив өчен бик зур уңыш бу. Җиде ел рәттән баручы чемпионатта катнашып, беренче җиңүебез. Студентларыбызга премия дә бирдек. Алдагы ярышларда сынатмаячакларына өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев