Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Игелекле хезмәтегез өчен хөрмәт тоеп озак яшәгез

Һәрберебезгә мәгълүм булганча, октябрь аенда ике олы бәйрәм була. 1 нче октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм 5 нче октябрь — укытучылар көне.

Шушы бәйрәмнәр уңаеннан, Кадрәк төп белем бирү мәктәбендә «Игелекле хезмәтегез өчен хөрмәт тоеп озак яшәгез» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

Бәйрәмгә мәктәп укытучылары, ветеран укытучылар, техник хезмәткәрләр чакырылды.

Чара «Кадрәк дулкыннары» телевизион тапшырыу формасында үтте. «Сәлам юллыйм», «Әйбәт — гайбәт», «Түребездә кунак бар», «Яңалыклар» сәхифәләрендә кунакларыбыз белән җылы очрашу оештырылды. Кичәдә Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Хәнифи улы һәм авыл җирлеге депутаты, иганәчебез Шәрипов Таһирҗан Кәшби улы да катнашты. Үзләре дә шушы мәктәптә белем алган егетләребез барлык укытучыларны бәйрәм белән котладылар һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Чара чәй табыны янында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев