Реклама
Көн темасы
Ике атна эчендә эшләрне тизләтәсе бар
Объектлардагы эшнең барышын контрольдә тоту буенча бүгенге йөрештә район башлыгы Айдар Салахов учреждения җитәкчесенә, подрядчыга төгәл һәм конкрет бурычлар куйды.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)
Балалар бакчасы да, гер һәм көрәш заллары да, «Безнең ишек алды» программасы кысаларында төзекләндерелүче күп катлы йортлар янындагы ишек аллары да Татарстан көненә әзер булырга һәм кулланылышка тапшырылырга тиеш.
Барлык объектларда да эшләр график буенча барса да, вак- төяк кимчелекләрне соңгы көнгә калдырмаска кушты, район башлыгы.
«Безнең гер залында, ниһаять, ремонт төгәлләнде, шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар. Хәзер тышкы ягын матурлау, стандартларга китерү бара»-диде «Минзәлә-информ» хәбәрчесенә «Титан» клубы җитәкчесе Олег Петров.
Чыннан да гер, көрәш заллары, кафе урнашкан территория, эшләнеп беткәч, капиталь яңарыш кичерәчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев