Ике категориядә дә Минзәлә көрәшчеләре беренче булды
Пьедестал буенча күршеләр дә үзара урыннары белән генә алышты.
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Спорт осталары Фәрит Хәмәтдинов һәм Ленар Загриевка багышлап Минзәлә мәчете призларына үткәрелгән көрәш турнирында хуҗалар берсүзсез җиңүче булып калды.
Урыннар 2004 - 2005, 2006 - 2007 елгылар арасында аерым билгеләнде. Ике категориядә дә беренче урында Минзәлә районы командасы. 2004 - 2005 елгылар арасында икенче урында Сарман, өченчедә - Тукай районы командалары калса, 2006-2007 елгылар арасында әлеге командалар үзара урыннары белән генә алыштылар. Алардан кала ярышта Мөслим һәм Актаныш районы көрәшчеләре катнаштылар.
Командалар да, һәр авырлык үлчәмендә беренче өч урын алган көрәшчеләр дә бүләкле булдылар. Беренче урын алучыларга эксклюзив бүләкләр - түбәтәйләр дә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев