Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ил программалары һәм үзара салым районның социаль йөзен елдан ел яхшырта

Киләсе елга үзара салым җыю буенча очрашуларның беренчесе педагогия көллияте бинасында үтте.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Очрашуны район башлыгы Айдар Салахов алып барды.
Районда илкүләм программалар нигезендә нинди объектлар төзелүе хакында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев сөйләде. Бу төзелешләр хакында без үзебезнең социаль челтәрләрдә күп яздык.
Үзара салым акчасына нинди объектлар төзелүе хакында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Шайсуваров хисап тотты.Ул объектлар хакында тулырак район газетасы битләрендә язачакбыз. Ул үз чыгышында үзара салым җыюның быелгы үзенчәлекләре хакында сөйләде. Җыем суммасы шул ук күләмдә кала- 500 сум. Әмма республика өлеше бер сумга өч сум гына кала. Димәк, тротуарлар озынрак, парклар тагын да матурырак булсын өчен шәһәрдә яшәүчеләргә акча кызганмаска туры киләчәк. Җыелган сумма күбрәк булган саен, республика өлеше дә арта барачак бит.
Әлеге очрашуда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев катнашканга, киләсе елга төзелеш, ремонт эшләре буенча сораулар да әзерләп килгән иде залда утыручылар.
Очрашу барган бина хуҗасы Ринат Ибраһимов инде биш елга сузылган тулай торак ремонтлау проблемасын, Рамил Шайсуваров яшь белгечләргә арендага бирер өчен 27 фатирлы йорт төзелешен башлау, "Чиста шәһәр" җитәкчесе Виталий Рубцов юллар төзелеше һәм ремонт өчен өстәмә сумма кирәклеге, Гөлчәчәк Габдрахманова Халыклар дуслыгы йортын ремонтлау хакында Азат Хамаевка мөрәҗәгать белән чыктылар.
Проблемаларны хәл итүдә нинди ярдәм кирәклеге хакында фикер алышкач, башкарма комитет чиновникларына бурычлар куелды. Чөнки объектта эш башлар өчен башлангыч бөтен документация районда әзерләнергә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев